Современная русская литература - скачать книги или читать онлайн. Страница 712

Купить книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар, автора
Электр. книга
Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар
Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
Купить книгу Карабәк. Каенсар (җыентык), автора Вахита Имамова
Электр. книга
Карабәк. Каенсар (җыентык)
Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.
Купить книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман, автора
Электр. книга
Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.
Купить книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар, автора
Электр. книга
Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.
Купить книгу Тимә, яшәсен!, автора Марселя Галиева
Электр. книга
Тимә, яшәсен!
Әсәрдәге вакыйгалар узган гасырның илленче еллар башы, алтмышынчы еллар азагын эченә ала. Авторның үзе күргән, үзе кичергән хәлләр, кызыклы шәхесләр, армия тормышы мавыктыргыч итеп, сурәтле, бай, сәнгати тел белән язылган. Язучының эчке уе, кайбер вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәте бүгенге күзлектән карап бирелә. Язучы-әдип бүгеннән – үткәнгә, үткәннәрдән бүгенгегә күпер салып бара. Шуның өчен дә бу китап – истәлек-хатирә генә түгел, ә тирән мәгънәле сәнгать әсәре.
Купить книгу Бөртектән – көшел (җыентык), автора Илдара Низамова
Электр. книга
Бөртектән – көшел (җыентык)
Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.
Купить книгу Төпчек бала (җыентык), автора Айсылу Имамиевы
Электр. книга
Төпчек бала (җыентык)
Әлеге китапта яшь язучы Айсылу Имамиеваның хикәяләре, парчалары, уйланулары, пьесалары һәм әкиятләре туплап бирелде. Автор үзенең иҗат җимешләре аша кешенең күңел тирбәнешләрен, тормыш чынбарлыгын, яшәеш матурлыгын уй-фикерләренә төреп укучыга күрсәтергә тели.
Купить книгу Безнең язмыш, автора
Электр. книга
Безнең язмыш
Кырымда яшәп иҗат итүче язучы, отставкадагы медицина полковнигы Әнәс Хәсәннең бу китабына үзе яшәгән хәрбиләр дөньясы тасвирланган «Безнең язмыш» исемле истәлек-кыйссасы кертелде.
Купить книгу Сайланма әсәрләр. 3 том. Повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар, автора
Pdf-книга
Сайланма әсәрләр. 3 том. Повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар
Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең әлеге томында язучының шәхси архивында сакланган хатлары, киң катлау укучыга билгеле һәм аз билгеле булган әсәрләре урын алды. 1965–1972 елларга караган материал иҗтимагый аң-фикер үсешен барлауда да зур әһәмияткә ия.
Купить книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьеса, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар, автора
Pdf-книга
Сайланма әсәрләр. 2 том. Хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьеса, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлар
Татарстанның халык язучысы А. Гыйләҗев әсәрләренең әлеге томында язучының шәхси архивында сакланган хатлары, киң катлау укучыга аз билгеле булган яисә бөтенләй мәгълүм булмаган әсәрләре урын алды. Китапта тәкъдим ителгән материал шәхес культының соңгы дәверендә һәм «җепшеклек» чорында иҗтимагый аң-фикер үсешен барлау өчен дә әһәмияткә ия.
Купить книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр, автора Адлера Тимергалина
Электр. книга
Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.
Купить книгу Преступление доктора Паровозова, автора Алексея Моторова
Аудиокнига
Преступление доктора Паровозова